Казан-Уфа юлында яңа юл мәчете төзелә

10 ноябрь 2014 ел 12:10

9 ноябрь көнне Уфага кылган сәфәреннән кайтышлый мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Актаныш һәм Минзәлә районнары чигендә урнашкан “Нур” мәчетенә тукталды һәм мәчетне салган  Ренат Нуртдинов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән очрашты.

Әлеге иман йорты Казан-Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен салынды һәм 2012 елның июнь аенда ачылды. Изге йорт "Протон” оешмасы генераль директоры Ренат Нуртдиновның иганә акчасына төзелде.

Камил хәзрәт юл мәчетендәге күркәм тәртип һәм гыйбадәтләр кылырга барлык шартлар булуы хакында әйтеп, Ренат әфәндегә мөселманнар өчен кылган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ренат Нуртдинов исә мөфтигә мосафирлар өчен тагын бер мәчет төзи башлавы хакында әйтте.  Төзелеп килүче Актаныштагы икенче  юл мәчете шулай ук Казан-Уфа трассасында – Татарстаннан Башкортстан җиренә кергәнче, районның Чишмәбаш  авылыннан ерак түгел җирдә урнашкан. “Агач мәчет төзелеше киләсе елда дәвам итәчәк һәм, Алла боерса, мөселман мосафирларга озын сәфәрләре вакытында тукталып гыйбадәтләр кылырга тагын бер мөмкинлек булыр”, - дип сөйләде  Ренат Нуртдинов.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана