string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8483.html"
19.12.2014 15:04

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге “Зәкәт” фонды белән берлектә нәзарәт бинасында ( 3 нче катта) һәр атнаның җомга көннәрендә 16.00 сәгатьтә татар теленә өйрәтү курсын уздыра .  Казан шәһәренең мәчетләрендә эшләүче хезмәткәрләрне һәм шулай ук татар телен өйрәнергә теләгән барлык кардәшләрне дә көтеп калабыз. Дәресләрне Идел буе Федераль университетының татар филологиясе иституты укытучысы Рәмзил кызы Фирүзә алып бара, уку тәмамлангач сертификат  бирү каралган. Теләге булган кешеләргә намаз укырга өйрәнү мөмкинчелеге дә бар.

Курсларга язылу өчен 8 (927) 413-82-44 телефонына шалтыратырга кирәк. Сезне көтеп калабыз! Рәхим итегез!