Бүген, 10 октябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әл-Әзхәр университеты шәригать һәм хокук факультетының ислам хокуклары мөгаллиме Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф белән очрашты. Мөфти Мисырдан килгән кунакка мөфтият тарафыннан алып барылган фән һәм мәгариф юнәлешендәге эшләр хакында сөйләде. Татарларның ислам тарихы хакында җиткерде. Татар галимнәренең “Хузур” нәшрияты чыгарган гарәп телендәге китапларын бүләк итте.
Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф хәнәфи фикһе буенча белгеч һәм ул Татарстанга махсус “Хәнәфи мәзхәбенең актуаль һәм бәхәсле сораулары” дигән темага лекция укырга килде. Белгеч дәресе мөгаллимнәр, имамнар, имам-мөхтәсибләр өчен уздырыла.
Лекцияләр Казан ислам институтында 10-12 ноябрь көннәрендә үткәрелә.