string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8488.html"
17.11.2014 09:52

Бүген республика мәчетләрендә авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылыначак. Төп искә алу чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Сәгать 12.00 дә башлана.

Республиканың барлык мәчетләрендә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәт түрләреннән итүне,   туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыячаклар. Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарыганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы Boeing 737-53A самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә очрады. Авиакатастрофада 50 кешенең гомере өзелде.

Бу кайгылы  көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге,  дин әһелләре,  гади  халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының  кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды.  Казанда 30лап  Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани  мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды.