Кайбычта нәзарәттән грант алган имамнар очрашуы уздырылды

11 ноябрь 2014 ел 13:20

10 ноябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән грант алган имамнар белән очрашу булды. Быел ел башында грант алган өч имам да үзләренең вазыйфаларын үтәп, халык һәм җирле хакимият белән аңлашып эшлиләр, дини эшчәнлек алып баралар. 

Иң куандырганы, әлеге имамнар барысы да бүгенге көндә өйләнеп, гаилә корып җибәрделәр. Әлеге күңелле вакыйгаларны истә тотып, әле яңа гына гаилә корып җибәргән Ябалак авылы имам хатыйбы Раил хәзрәткә һәм Иске Чәчкаб авылы мәхәлләсе  имам хатыйбы Шаһиев Фирдүс хәзрәткә мөхтәсибәттән матди ярдәм күрсәтелде. Һәм изге теләкләр теләп имамлык вазыйфасын намус һәм сабырлык белән озак еллар үтәргә нәсихәтләр бирелде. Нәсихәт һәм гыйбрәт буларак Юнус гәләйһиссәләмнең кыйсссы искә алынды, дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана