31 октябрь көнне Биектау авылында төзеләчәк мәдрәсәгә беренче нигез ташы салынды. Әлеге төзелә башлаган яңа корылма хәзерге мәчеткә якын гына урнашкан.
Нигез ташы салу вакыйгасында район мөселманнары, кунаклар катнаштылар. Алар арасында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов , Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар бар иде.
Биектау мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм районның башка имамнары олуг эшкә фатиха биреп, нигез ташын салганда бисмилла әйттеләр, Коръән аятьләрен укыдылар.