Татарстан мөфтие РИУда үткәрелүче халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

11 ноябрь 2014 ел 15:49

Бүген Россия ислам институтында “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конфереция ачылды.

Конференциядә Россия һәм чит ил кунаклары катнаша. Алар арасында Әл-Кәрәүин университеты ректоры, шәригать фәннәре докторы, профессор Мөхәммәд Рүки (Мәккә), Әл-Әзхәр университетының Палестин бүлеге ректоры Исмәгыйль Бүлбүл, шәригать фәннәре докторы, Әл-Әзхәр университеты профессоры Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф (Мисыр), филология фәннәре кандидаты, доцент, Пятигорск дәүләт лингвистика университетының көнчыгыш телләр һәм мәдәният кафедрасы мөдире Ибраһим Ибраһимов һәм башка шәһәрләрдән билгеле шәхесләр.

Конференция ачылышында шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең уку-укыту эшләр буенча җаваплы урынбасары , РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, югары һәм урта белем бирүче уку йортлары укытучылары катнашты.

Конференция Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм Татарстан мөфтиенең уку-укыту эшләре буенча җаваплы урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның сәламләү сүзләре белән дәвам итте.

“Заманча алымнар куллану бик мөһим, әмма безнең өчен традицион дини кыйммәтләрне дә саклау кирәк. Бары элек-электән килгән традицияләребезне саклаганда гына без дини гыйлемне заманча итә алабыз”, - диде ул.

Шуннан соң кунаклар каршында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә республика мөселманнары гыйлем туплауда инновацион алымнарның әһәмиятен аңлый һәм нәкь шуңа күрә 2015-2016 уку елыннан Татарстан мәдрәсәләренә яңа стандартлар буенча кабул итәчәкләр. Монардан тыш, ул мөфтиятнең бу юнәлештә алып барган проектлары белән дә таныштырып үтте.

“Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте “Хузур” нәшрият йорты каршында «Bayt al-Hikma” исемле онлайн-мәдрәсә һәм “Darul-Kutub” исемле электрон китапханә ачты. Бүген алар халык арасында бик популяр.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә һәр теләүче ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала.

“Darul-Kutub” электрон китапханәдә уникаль проектыбыз. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе күптомлы басмалар.

Әйтергә кирәк, нәзарәт татарларның рухи мирасын тергезү бурычын куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар күбесенчә инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар.

Монардан тыш, ислам гыйлемен нәтиҗәле үстерү өчен без уку-укыту һәм методик берләшмә булдырдык. Ул урта дини белем бирүче дини уку йортлары өчен бердәм дини стандарт  эшләү белән шөгыльләнә. Аның составына ислам буенча алдынгы дини белгечләр, мөгаллимнәр керде. Аларның фикерен һәм тәҗрибәсен күз уңында тотып эш йөртәбез. Ул хәнәфи мәзхәбенә туры китерелеп эшләнде.

Бүгенге көндә бик зур эш башкарылды һәм урта һөнәри дини белем бирүче дини уку йортлары өчен стандарт әзер.

2015-2016 уку елында ул Татарстан мәдрәсәләренә укырга керергә теләүчеләр әлеге стандартлар буенча кабул ителәчәк”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт.

“Мөселман уку йортларында уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция 11-13 ноябрьдә үтә. Берничә көн дәвамында галимнәр, укытучылар һәм башка белгечләр бу мәсьәлә буенча фикер алышачак.

Алар арасында: “Югары уку йорталарында гарәп телен укытуда заманча методлар”, “iPhone һәм iPad өчен татар сүзлеге – перспектива һәм өстенлекләре ”, “Шәригать фәннәрен укытуда Әл-әзхзр университеты методлары ”, “Дини юнәлештәге уку йортларының уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану проблемалары һәм перспективалары”, “Мәккәдә кадимчә уку-укыту” һәм башкалар.

Конференциядә катнашучылар өчен төрле мәдәни чаралар да каралган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана