Россия мөселман яшьләре берлеге Гамил Нур белән очрашу үткәрә

12 ноябрь 2014 ел 11:46

13 ноябрьдә 18 сәгатьтә Россия мөселман яшьләре берлеге  нәзарәттә чираттагы очрашуын оештыра.

Бу юлы кунакта танылган шоумен, мөгаллим, психолог һәм тамада Гамил Нур.

“Гамил Нур беренчеләрдән булып хәләл тантаналар оештыра башлады. Бу юнәлештә аның тәҗрибәсе шактый зур, шуңа күрә яшьләргә кызык булыр”, - дип сөйләде Россия мөселман яшьләре берлеге хезмәткәре Илнур Нуриев.

Барлык кызыксынучыларны Лобачевского 6/27 адресы буенча көтеп калабыз.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана