Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстан мөфтие Мәккәнең Әл-Кәрәүин университеты ректоры, шәригать фәннәре докторы, профессор Мөхәммәд Рүки җитәкләгән делегация белән очрашты.
Кунаклар “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашудан алган тәэсирләре белән бүлеште. Конференциядә туплаган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Очрашуда сүз шулай ук ике якның хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре турында да барды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга ТР МДНнең эшчәнлеге, дини-әхлакый юнәлештәге “Хузур” нәшрият йорты, Хузур-ТВ һәм “Азан” радиосы турында сөйләде.
Очрашу ахырында ике як киләчәктә төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә килеште.