Рөстәм хәзрәт Батыр Казахстанда тренинг-семинарда катнаша

13 ноябрь 2014 ел 11:41

Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Казахстанның Акмола өлкәсендә тренинг-семинарда катнашта. Әлеге чара “Дини экстремизмга һәм террорлыкка каршы профилактик чараларны үткәрү ысуллары һәм рәвешләре” дигән темага багышлана.

Өйрәтүләр ике көн дәвамында алып барыла. Тренингны  Акмола өлкәсе Казахстанның Динара мөнәсәбәтләр үсеше һәм аларны анализлау үзәге белән берлектә галимнәр, белгечләр, дин әһелләре, дәүләт органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен уздыра.

Рөстәм хәзрәт әлеге чарада катнашучыларны ТР МДНнең эш юнәлешләре, социаль, дәгъват юнәлешендәге гамәлләре белән таныштыра.  

Акмола  - Казахстанның төньяк өлешендә урнашкан өлкәсе. Өлкәнең үзәгендә өлкә составына кермәүче Казахстан башкаласы Астана шәһәре урнашкан.

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана