12 ноябрьдә "Гаилә" мәчетендә Совет районы имамнары район администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров белән очрашты.
Чара башында ТР мөфтиенең урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнарны мәчет белән, анда алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.
Рөстәм Гафаров исә имамнарга район администрациясе тарафынан алып барылган эшчәнлек турында сөйләде һәм имамнарны борчыган мәсьәләләр турында сорашты.
Җыелыш барышында һәр имам борчыган көнүзәк проблемалар буенча сорау бирде, үзара фикер алышты.