Бүген Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән АКШ вәкиллеге хезмәткәрләре Питер Андреоли һәм Юлия Гроблакер белән очрашты. Чарада шулай ук Президент Аппараты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин катнашты.
Кунакларны Татарстанда төрле дин һәм милләт вәкилләренең күп гасырлар дәвамында килешеп яшәү үрнәге кызыксындырды. Илдар хәзрәт Баязитов әлеге күренешне элек-электән урнашкан гореф-гадәтләргә һәм Татарстанның зирәк сәясәтенә бәйләп аңлатты.
“ТР Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе белән берлектә төрле чаралар үткәрә, ике арада социаль һәм яшьләр белән эшләү өлкәләренә караган килешүләр дә бар,” – дип ассызыклады хәзрәт.
Очрашу барышында ул шулай ук нәзарәтнең эшчәнлеге турында да сөйләде.
“Бүген Диния нәзарәте актив рәвештә татар дин әхелләренең хезмәтләрен тергезү белән шөгыльләнә, төрле телләргә тәрҗемә итә. Бу халыкка безнең дин галимнәребезнең исламны ничек күзаллауларын аңларга мөмкинлек бирә,” – дип сөйләде Илдар хәзрәт.
Очрашуда соң кунаклар Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияты музеенда булды. Биредә алар Идел буе татарларының исламны кабул итү тарихы белән танышты.