Камил хәзрәт һәм Нәфигулла Аширов килешү төзеде

14 ноябрь 2014 ел 10:57

14 ноябрьдә Тобольскийда ТР МДН белән Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте арасында килешүгә кул куелды. Рәсми документны мөселман дини оешмалары җитәкчеләре Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Нәфигулла Аширов имзалады.

Килешү Россия мөселманнарының мәгариф һәм рухи-әхлак тәрбиясе өлкәсендәге тарихи традицион ислам  тәҗрибәсен, мәгърифәтчелек фикерен үстерү, нәтиҗәле файдалану ниятеннән төзелде. 

Килешү нигезендә дини оешмалар тынычлыкны саклау, мөселманнарның берләшүе, динебезне үстерү, тарату буенча  төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәр дип көтелә.

Рәсми очрашу вакытында дин әһелләре  илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять, мөселманнар өммәтендәге яңалыклар турында да фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана