Ике дини оешма арасында килешү төзелде

14 ноябрь 2014 ел 11:36

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. 13 ноябрьдә Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыков белән очрашты. Ике арада ислам кыйммәтләрен пропагандалау, уку-укыту һәм мәгариф өлкәсенә караган килешүгә кул куелды. Документта дини уку йортлары студентлары арасында алмашу турында да әйтелә.

Камил хәзрәт әйтүенчә, ике нәзарәт арасындагы бу килешү төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә, Татарстан һәм Төмән өлкәсендәге татар диаспорысы белән элемтәләрне ныгытырга да мөмкинлек бирә.

Моның турында Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмән өлкәсе татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыров белән сөйләште.

Мөфтинең Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәре 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана