"Зәкят" фонды хезмәткәрләре хосписта булды

14 ноябрь 2014 ел 14:03

ТР МДНнең "Зәкят" хәйрия фонды 13 ноябрьдә хосписка бардылар. Фонд хезмәткәрләренең, дин әһелләренең бирегә икенче мәртәбә килүләре.
Бу юлы авыру балалар һәм аларның әти-әниләре белән РИУ студентлары Руслан Вәйселов һәм Илнур Шакиров аралашты. Алар Коръән аятьләре хакында вәгазьләр сөйләделәр. Очрашу кысаларында ата-аналарны кызыксындырган күп сандагы сорауларга да җавап бирделәр. Мондый дини эшчәнлек тәҗрибәсе шәкертләрнең үзләрен дә бик дулкынландырды. 
Шулай ук сабыйларны фонд хезмәткәрләре тәм-томнар белән сыйлады.
Бүгенге  көндә Татарстанның беренче балалар хосписында төрле милләттән булган 20 бала дәвалана. Атна саен төрле дин вәкилләре киләләр. Мондый төр психологик ярдәм балаларның ата-аналарына бик зур ярдәм булып тора. Алар тәүлек дәвамында балалары яныннан ерак китеп йөри алмыйлар, шуңа күрә мәчеткә яки чиркәүгә барырга вакытлары да җитешми.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана