Россия мөселман яшьләре берлегенең Төмәндә филиалы ачылды

14 ноябрь 2014 ел 14:04

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмәнгә эшлекле сәфәре кысаларында мөселман яшьләре белән аралашты. Очрашу вакытында төбәк яшьләре үзләрендә Россия мөселман яшьләре берлеге вәкиллеген булдыру теләген җиткерделәр.

Әлеге берлек җитәкчесе Марсель Сабиров сүзләренә караганда, Төмән бүлеген җитәкләргә Зөфәр Мөхәммәтшин сайланган. "Берлекнең максаты Россия күләмендә актив мөселман яшьләрен туплаудан гыйбарәт. Без яшь буынны традицион ислам кыйммәтләрендә тәрбияләү ягында. Шулай ук Татарстан һәм башка төбәк мөселманнары арасында үзара хезмәттәшлек итүне үстерергә телибез. Яшьләр арасында сәламәт яшәү кануннарын пропагандалыйбыз, Ислам кыйммәтләре нигезендә тормыш алып барырга чакырабыз. Берлек филиалы барлыкка килү Төмән төбәге мөселман яшьләренә үсәргә, максатларын тормышка ашырырга күбрәк мөмкинлекләр бирер дип ышаным", - диде Марсель Сабиров. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана