Камил хәзрәт Тобольск шәһәре мәчете ачылышында катнашты

14 ноябрь 2014 ел 15:05

Бүген, 14 ноябрьдә, Татарстан мөфтие Тобольск шәһәрендә мәчет ачу бәйрәмендә катнашты. Камил хәзрәт бәйрәмгә җыелган барча мөселманнарны яңа мәчетле булулары белән котлады. Аллаһ юлындагыларның  җәмигъ мәчетенә йөрүләрен теләде. Моннан тыш мөфти хәзрәтләре мәчеткә "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны, имамга чапан бүләк итте. 

Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык кунак җыелды. Бүген барча кунаклар, шәһәр мөселманнары җәмәгать булып  яңа мәчеттә беренче җомга намазын укыдылар.  

Кызыл таштан салынган ике катлы яңа мәчет шәһәрнең заманча төзелгән өлешендә урнашкан. Иман йортында берьюлы 800гә якын мөселман намаз укый ала. Шактый зур мәчетнең бик кыска вакыт эчендә төзелеп бетүе дә мәгълүм. Аңар 2011 елда нигез салынган иде. Иганәчеләр, мәхәллә халкының тырышлыгы, матди ярдәме белән иман йорты төзелеше өч елда тәмамланды. Төзелеш эшләренә 60  миллион сум акча тотылган. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана