13 ноябрьдә Түбән Каманың “Ихлас” рухи тернәкләндерү үзәгендә ислам нигезләре буенча викторина узды. Чарада Түбән Кама шәһәре, Кама Аланы, Түбән Үрәтмә, Ташлык авылларыннан 43 бала катнашты.
Балаларның ислам нигезләре буенча белемнәрен язмача һәм теоретик биремнәр аша тикшерделәр. Викторинада катнашучылар югары әзерлек күрсәтте.
Нәтиҗәләр:
1 урын - Мөхәммәт Гыйльмәншин (Кама Аланы);
2 урын - Җәмил Шәрәфетдинов (Түбән Кама);
3 урын - Бәхтияр Товаров (Кама Аланы) һәм Хәсән Латыйпов (Ташлык авылы)