Татарстан мөфтие Кырым делегациясен Кол Шәриф мәчете белән тыныштырды

17 ноябрь 2014 ел 11:44

Шимбә көнне Казанга Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге делегация килде. Эшлекле сәфәр кысаларында алар Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә Кол Шәриф мәчетендә дә булды. Делегация Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Ул  кунакларга мәчет буенча экскурсия үткәрде һәм Татарстанда ислам тарихы үсеше турында сөйләде. Кунакларга мәчеттәге гыйбәдәт кылу бүлмәсен һәм Ислам мәдәнияты музеен күрсәттеләр.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәт йөзеннән Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцевка һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёновка Татарстан осталары ясаган рәссем  бүләк итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана