Догаларыбызны кабуллардан кылсаң иде!

17 ноябрь 2014 ел 14:50

Бүген республикабыз мөселманнары  өйлә намазы вакытында үткән ел авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылдылар.

Нурлат, Актаныш, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Чаллы һәм башка район мәчетләрендә күп сандагы мөселманнар үткән  җомгада да һәм  бүген, 17 ноябрьдә, фаҗига булган көнне мәрхүмнәрне искә алдылар.

Әйтик, Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттә булуын, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыды. “Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарыганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз»,-диде ул.

Казан мәчетләрендә дә мөселманнар догалар кылды.

Бер төркем мөселманнар исә сәгать 12.00дә  Кол Шәриф мәчетенә җыелды. Алар арасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башка дин әһелләре,  нәзарәт вәкилләре, “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләрнең мөгаллимнәре, шәкертләре бар иде. Дога кылганда Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең рухын шат кылуны, якыннарына ныклык сорады. “Барчаларыбызны, Татарстаныбызны, Казаныбызны авыр, кайгылы һәлакәтләрдән сакласаң иде. Раббыбыз, Син генә саклаучы һәм кабул итүче. Догаларыбызны кабуллардан кылсаң иде”, - дип теләде.

***

Узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы Boeing 737-53A самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә очрады. Авиакатастрофада 50 кешенең гомере өзелде.

Бу кайгылы  көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге,  дин әһелләре,  гади  халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының  кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды.  Казанда 30лап  Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани  мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды.

Фотоларда: Әлмәт үзәк мәчетенә,  Чаллының "Нур Ихлас" мәчетенә һәм Казанның "Кол Шәриф" мәчетенә җыелган мөселманнар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана