“Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге һәм Татарстан суд приставлары инде икенче ел тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге үзек бөтен илгә билгеле һәм СНГ илләре арасында бердәнбер санала.
13 ноябрьдә биредә суд приставлары хезмәте вәкилләре, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге әгъзалары, иҗтимагый оешма һәм төрле тернәкләндерү фонд җитәкчеләре түгәрәк өстәлгә җыелды.
Очрашу халыкара күрмәүчеләр, бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү һәм халыкара инвалидлар көннәре уңаеннан оештырылды.
Очрашуда катнашучылар каршында Россия суд приставлары Федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Голнара Әбдрәхмәнова чыгыш ясады. Әлеге хезмәтнең төп бурыч-максатлары турында сөйләде. Инвалидлар проблемасы белән шөгыльләнүчеләргә үзенең рәхмәтен белдерде.
“Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев үз чиратында суд приставларына күрсәткән булышлыклары, хокукый ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Фондның бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу эчкерсез һәм дустанә мөгамәләдә узды. Катнашучылар кыенсынмыйча борчыган сорауларын бирде, алар буенча үзара фикер алышты.
Чара ахырында суд приставлары “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә бүләкләр тапшырды.