Нурлат һәм Мөслим районы имамнарына хәләл турында сөйләделәр

19 ноябрь 2014 ел 13:15

18 ноябрьдә ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитетының шәригать бүлеге хезмәткәре Илгиз Баһаутдинов  Нурлат һәм Мөслим районы имамнарына хәләл турында лекция сөйләде. Очрашу бу атнада башланган имамнарның квалификациясен күтәрү курслары кысаларында узды.

Илгиз Баһаутдинов имамнарга  “Хәләл” стандарт комитеты эшчәнлеге, аның «РСМЦ «Тест-Татарстан» белән хезмәттәшлеге һәм сертификация процедурасы турында сөйләде. Ул шулай ук сертификация  үткән предприятияләрне күзтчелек итү мәсьәләсен дә тукталды.

Чарада катнашучыларны азык-төлек өстәмәләре дә кызыксындырды. Комитет белгече имамнарга кулланырга рөхсәт ителгән азык-төлек исемлеген бирде.

Имамнар да бу өлкәдә үз районнарда алып барылган эшчәнлек белән таныштырдылар, борчу тудырган мәсьәләләрне җиткерделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана