18 ноябрьдә “Ак мәчет”тә өстәл теннисы буенча турнир башланды. Ярышны тантаналы рәвештә имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев ачты.
Катнашучыларны уенның кагыйдәләре белән таныштырганнан соң, ярышның беренче этабы башланды. Анда сигез пар чыгыш ясады.
Турнирның икенче өлешенә үтүчеләр исемлеге:
Шәйхивәлиев Рөстәм
Саттаров Гәбделмәлик
Миниәхмәтов Рәфыйк
Әйбүшев Рәмис
Мөхәмәтов Мөхәммәд
Мөзәфәров Габдулла
Шәйхетдинов Рүзил
Кәнәфиев Нияз
Өстәл теннисы буенча уеннар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уздырылачак.