Бүген мөфтияттә Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте һәм «Альянс жизнь» - Allianz иминият компаниясе арасында хезмәттәшлек меморандумына кул куелды.
Меморандумны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм компаниянең генераль директоры урынбасары, сату буенча директор Ольга Степанова имзалады.
Документта ике якның ислам иминиятен үстерү һәм аны киләчәктә Россия һәм Татарстанда куллану юллары күздә тотыла.