Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә авыл имамнарының укулары үтте

20 ноябрь 2014 ел 11:38

19 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә авыл имамнарының укулары үтте. Бу юлы имамнарга вәгазь-нәсихәт сөйләргә Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов килде. Ул үзенең вәгазендә бик яхшы итеп имамлык вазифаларының өстенлекле якларын, имамның Аллаһ Тәгалә һәм җәмгыять каршында җаваплы булуын аңлатты. Халыкның Исламга килү юлларын, бу юлда хәзрәтләрнең ярдәме һәм булышлыгы ни дәрәҗәдә булырга тиешлеген сөйләде. Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз уку, гыйбәдәт кылу үзенчәлекләре хакында аңлатма биреп китте.

Дәрестән соң имамнар Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очраштылар. Биредә районыбызда күркәм традициягә әверелгән юбилярларны котлау тантанасы булды. Үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче Кәкре Елга авылында зур хөрмәткә лаек булган, 90 нчы елларда динне торгызуда күп көч куйган, мәчет төзүдә актив катнашкан Вәлиев Кәбир Газиз улының 85 яшьлек юбилее, Әгер авылы имамы Финдис хәзрәт Габдрахмановка 75 яшь тулу уңаеннан һәм Мәнәвез авылы имамы, элекеге мөхтәсиб Әмирҗан Якуповка дин юлында куйган хезмәте өчен Марсель Шәйдуллин котлау һәм рәхмәт хатлары тапшырды, бүләкләр бирде.

Үз чыгышында район башлыгы: “Без һәр эшебезне бисмилла белән башлыйбыз, нинди генә эш башкарасак та имамнар-хәзрәтләрне дә чакырабыз, мәсәлән, яз көне икмәк чәчкәндә дә сезнең белән бергәләп дога кылып башлап җибәрдек, шуңа күрә Аллаһ Тәгалә яңгырын да бирде, икмәк тә мул булды, Татарстанда без икмәк уңышы буенча беренче урынны алдык, Аллага шөкер, киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә-яшәргә язсын”, — дип имамнарга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дустанә сөйләшүдән соң имамнар өйлә намазына керделәр, намаздан соң Фәһим хәзрәт дин кардәшләребезнең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана