Татарстан мөфтие Мәскәүдә мәхәлләләр тәҗрибәсенә багышланган конференциядә катнаша

20 ноябрь 2014 ел 14:46

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә “Этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне җайлауда һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә дини мәхәлләләр тәҗрибәсе” дигән темага багышланган конференциядә катнаша. Әлеге чараны  Халыкара Ислам миссиясе, Мәскәү мөфтияте, Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифенә ярдәм фонды Россия Иҗтимагый палатасында оештырды. 

Бүген көн дәвамында күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре  яшьләрне тәрбияләүгә, төрле дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларны тикшерделәр.

Татарстан мөфтие үз чыгышында  нәзарәтнең яшь буын белән эшләү, социаль проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Камил хәзрәт яшьләрнең йогынтыларга тиз бирелүен билгеләп узды.

 “Татарстан мөфтияте яшьләр рухын ныгыту максатыннан билгеле бер эшләрне тормышка ашыра. Хәзерге вакытта Татарстан дини мәгарифен дәрәҗәсен үстерү өчен гамәлләр кылына. Моның өчен  яңа уку программалары әзерләнә, дөньякүләм танылган галимнәр лекцияләр укырга чакырыла, уку йортлары китаплар белән тәэмин ителә. Мәдрәсәләр өчен бердәм дини уку-укыту стандартлары әзерләү өчен Уку-укыту методик берлеге төзелде”, - диде хәзрәт. Шулай ук ул яшь буынга традицион рухи кыйммәтләрне сеңдерү мөһимлеге турында сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан мәдрәсәләрендә  татар галимнәрен актив өйрәнәләр, иске татар телен өйрәтүче түгәрәкләр оештырыла, татар дин белгечләре китаплары басыла. Татарстанда яңа төзелгән мәчетләрне күренекле татар дин галимнәре исеме белән атау да алар хакындагы мәгълүматларны яшьләргә җиткерү булып тора.  Моннан тыш Татарстан мөфтияте яшь имамнарга ярдәм итүдә зур адым ясады, аларга матди ярдәм күрсәтелә башлады.

Мөфти фикеренчә, бүгенге көндә федераль күләмдә уртак бер идеология һәм максат җитмәве сизелә. “ТР МДН исә Татарстан мөселманнары өммәте алдына хәнәфи мәзхәбе һәм матуриди гакыйдәсенә таянган традицион ислам идеологиясен куйды. Бу безнең иң мөһим эшебез. Татарстанда рухи яктан үсәргә бар мөмкинлекләр бар. Татарстанда булдырылган һәм сакланып килгән толерантлык күренеше дөнья күләмендә “Татарстан моделе” исеме белән билгеле”, - диде мөфти хәзрәтләре.   Яшьләрдә зур кызыксындыру тудырган һәм 145 татар галиме урнаштырылган интернет китапханә «Darul-Kutub», виртуаль мәдрәсә “Baitul Hikmah”, беренче мәртәбә уздырылган онлайн фестиваль хакында да әйтте.

Сөйләшүдә катнашучылар арасында Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россия Иҗтимагый палатасының күп сандагы әгъзалары, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм башкалар бар иде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана