20 ноябрьдә Питрәч районының Кибәк Иле авылы мәчетендә балалар өчен махсус дини викторина уздырылды. Әлеге кызыклы чарада 40 бала катнашты. Шулай ук дини сабаклар өйрәтүче мөгаллимнәр, Кибәк иле авылы имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Шакиров, ТР МДН мәгариф бүлеге хезмәткәре Наил хәзрәт Әбелханов килде, мәхәллә халкы җыелды.
Питрәс районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров балаларга башта үзенең нәсихәтләрен җиткерде. Аннары язмача викторина уздырылды. Берникадәр вакыттан соң балалар сорауларга телдән җавап бирделәр. Чараның бу өлешен “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Илнур Әлмәтов алып барды.
Соңыннан нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр өләшенде. Балаларның мавыгып динебезне өйрәнүләре куандырды.