Дини һәм дөньяви уку йортлары арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды

21 ноябрь 2014 ел 15:06

Бүген, 21 ноябрьдә, Казан (Иделбуе) федераль университетында дүрт яклы килешүгә кул куелды.  Казан рухи семинариясе, Россия ислам институты, Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкне өйрәнү институты һәм Казан федераль университеты уртак фәнни тикшеренүләр уздырырга, фәнни-мәгърифәтчел, мәдәни, мәгълүмати чаралар оештырырга һәм нәшрият өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә килештеләр. Килешүгә дини һәм дөньяви уку йортлары җитәкчеләре кул куйды.

Әлеге рәсми чарада күп сандагы дин вәкилләре һәм галимнәр катнашты. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, Татарстан митрополиты Анастасий атакай, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкне өйрәнү институты җитәкчесе Виталий Наумкин һәм башкалар бар иде.  

Рәсми документка кул куелганчы дин һәм фән әһелләре чарага җыелганнарны сәламләп,  төрле конфессия вәкилләре арасында татулыкны саклау һәм уку-укыту, фән өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төрле диннәрне өйрәнү мөһимлегенә басым ясадылар.

Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында республикабызда  динара татулык хөкем итүен ассызыклады. Төрле диннәр өчен рухи кыйммәтләр берүк, аларны халыкка җиткерүдә төрле конфессия вәкилләренең  уртак хезмәттәшлек коруы әһәмиятле.  Камил хәзрәт Изге китап сүзләрен искә төшереп: “Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин кешеләрне төрле халыклар итеп яраттым – бер-берегезне өйрәнер өчен (“Бүлмәләр” сүрәсе, 13 нче аять)”. Башкаларны өйрәнү ул гыйлем туплау”, - диде.

Чараның рәсми өлешеннән соң төрле уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре катнашында түгәрәк өстәл уздырылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана