Әлмәттә күренекле дин әһеле һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиновны искә алдылар

21 ноябрь 2014 ел 16:38

Бүген Әлмәт районының Кичүчат авылында беренче мәртәбә “Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” дип аталган конференция оештырылды. Танылган дин әһеле һәм галим Р. Фәхретдиновның 155 еллыгына багышланган фәнни-дини чара дин әһелләрен, мөгаллимнәрне, галимнәрне һәм җирле хакимият вәкилләрен  җыйды.  Алар арасында татар халкының күренекле шәхесләре һәм галимнәре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин бар иде.  Чарада нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм катнашты.

Чара Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръән укып, дога әйтүе белән башланып китте. Хәзрәт белән бергә барча катнашучылар галим рухына дога кылдылар.

Конференцияне оештыручы, Р.Фәхретдинов мемориаль музее директоры Диләрә Галләмова ике атна элек Уфада булулары хакында әйтеп, анда җылы каршы алулары өчен Мөхәммәт хәзрәткә рәхмәтен белдерде.

Конференциянең икенче өлешендә төрле секцияләргә бүленеп, җирлекнең дини тормышы тарихы, Р.Фәхретдиновның рухи мирасы белән таныштылар.

Шулай ук фәнни чарада катнашучылар Кичүчат авылы мәчетендә һәм Р.Фәхретдинов музеенда булдылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана