Сентябрь аеннан башлап Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәтүче түгәрәкләр эшли башлады. Аларга балалар да, өлкәннәр дә йөри ала. Әлеге түгәрәкләргә “Коръән нуры” (svetkorana.ru) сайтында онлайн өйрәтүләр кушылды. Укытуларны барлыгы 33 мөгаллим алып бара.
ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды түгәрәкләрне алып баручы барлык мөгаллимнәргә 162 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләде.