Чирмешән район хастаханәсе хезмәткәрләре дин эшлеклеләре белән очрашты. Табиблар Хәбир хәзрәт Ханов һәм Александр атакайның лекциясен тыңларга җыелды.
Аларның һәркайсысы хастаханә хезмәткәрләрен борчыган сорауларга тулы җавап бирергә тырышты. Дин эшлеклеләре биредә дәваланучы кешеләргә рухи һәм әхлакый яктан ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Мөселман һәм православие дине эшлеклеләре белән очрашу җанлы аралашу һәм кызыклы фикерләр белән үрелеп барды.