Татар телен өйрәнеп кал

24 ноябрь 2014 ел 13:56

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге, “Зәкәт” фонды белән берлектә нәзарәт бинасында (3 нче катта) татар теле курсын башлап җибәрде. Беренче дәрес үткән җомгада, 21 ноябрьдә үткәрелде. 20ләп кеше җыелды.

Татар теле дәресенә  Казан шәһәре мәчетләрендә эшләүче хезмәткәрләр һәм шулай ук татар телен өйрәнергә теләгән һәркем йөри ала. Дәресләрне Идел буе Федераль университетының татар филологиясе иституты укытучысы Сибгаева Фирүзә Рәмзил кызы алып бара, уку тәмамлангач сертификат  бирү каралган. Теләге булган кешеләргә намаз укырга өйрәнү мөмкинлеге дә булачак.

Дәресләре һәр атнаның җомга көнендә 16.00 сәгатьтә - башлангыч, 17.00дә  татар теленә өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен  уздырыла.

Курсларга язылу өчен 8 (927) 413-82-44 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана