Рус география җәмгыяте экспедициясендә катнашучылар Коръән һәм Казан Изге Ана иконасын Антрактидага илтәчәкләр. Бүген ТР МДН исеменнән дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кол Шәрифтә «Антарктида-100» экспедициясе вәкилләренә Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән нәшер ителгән Изге китапны тапшырды.
“Антрактида -100” проекты экспедициясе рухи максатны күздә тотып тормышка ашырыла. Экспедициядә катнашучылар ТР МДН һәм Казан митрополиты исеменнән полярчыларга тапшырачаклар. Шулай итеп Антрактида беренче тапкыр азан әйтеләчәк һәм Изге китаплы булачаклар.