Питрәчтә мөселман лагере оештырганнар

24 ноябрь 2014 ел 17:07

Питрәч районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров һәм Шәле авылындагы “Захир” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов инициативасы белән “Гайнетдин” мәдрәсәсе каршында 3-9 ноябрьдә балалар өчен мөселман лагере үтте.

Лагерьнең эшчәнлегендә  7-13 яшьтәге 20 якын бала катнашты. Һәр көн аларга ислам нигезләре буенча төпле белем бирделәр, кызыклы лекцияләрукыдылар, намаз укырга өйрәттеләр.

Лагерьнең тантаналы ябылу чарасында әти-әниләр дә катнашты. Бу көнне алар туплаган белемнәрен викториналарда һәм мавыктыргыч уеннарда күрсәтә алды.

Чара ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана