Татарстан мөфтие БМО утырышында катнаша

25 ноябрь 2014 ел 15:11

Бүген Женевада Берләшкән милләтләр оешмасының дини һәм аз милләтләр сораулары буенча форумы җиденче сессия уздыра. БМО форумы утырышында  Россия делегациясе составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Утырышта сүз аз санлы милләтләрне һәм диннәрне саклау мәсьәләләре турында бара. Шулай ук милләтләргә һәм диннәргә карата көч куллану, аларның хокукларын кысу очракларын туктатып калу ысуллары тикшерелә.

Камил хәзрәт РФ Чит илләр эшләре министрлыгы делегациясе белән БМО оешмасы тарафыннан уздырыла торган рәсми чараларда өченче мәртәбә катнаша. Белгәнебезчә, сентябрь аенда Женевада чит ил дипломатлары Татарстан һәм республикабызда алып барылган дини эшчәнлек белән танышканнар иде. Мөфти һәм нәзарәт вәкилләре “Ислам – тынычлык дине” дигән темага түгәрәк өстәлдә катнашып, ТР МДН алып барган юнәлешләрне тәкъдим иттеләр.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана