Дини мәгълүмат чаралары вәкилләре Казанга җыела

25 ноябрь 2014 ел 15:55

Республиканың төрле төбәкләреннән Казанга дин темасын яктыртучы журналистлар  һәм дини оешмаларның мәгълүмати чаралары вәкилләре, югары уку йортларының  журналистика факультетлары галимнәре җыела. 26 ноябрьдән  1 декабрьгә кадәр Казанда ТР МДН, РИУ һәм КФУ тарафыннан "Дини белемне үстерү буенча мөселман лидеры мәктәбе”,  “Мөселман оешмаларының медиасәясәте һәм мәгълүмати стратегияләре” курслары һәм шушы ук темага багышланган “түгәрәк өстәл” уздырыла.

Әлеге чаралар кысаларында дини оешмаларның мәгълүмати эшчәнлеге, ораторлык осталыгы, мөселман журналистикасы, интернет үзенчәлекләре, мөселман журналисты этикасы һәм башка темаларга лекцияләр укылачак. Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Махачкала шәһәрләре белгечләре чыгыш ясый. 

Түгәрәк өстәл 29 ноябрьдә уздырыла. Үткәрү урыны КФУ бинасы (Татарстан урамы,2), башлана: сәгать 14.00 дә. 

Түбәндә беркетелгән программалардан укулар хакында тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Чараларда теләгән һәркем катнаша ала. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана