Мөхтәсибәтләрдәге актив яшьләр нәзарәткә җыела

26 ноябрь 2014 ел 15:35

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләрен берләштерү, яшь буын вәкилләре белән бергәләп алып  барыла торган эшләрнең сыйфатын күтәрү һәм нәтиҗәсен арттыру максатыннан республика мөхтәсибәтләрендә эшләүче  актив яшьләрне утырышка җыя.

Мөхтәсибләрнең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары җыелышы 1 декабрьдә үткәрелә. Көн тәртибендә эш планнарын тикшерү, мөхтәсибәтләрдәге вәзгыять турында фикер һәм тәҗрибә уртаклашу каралган. Яшьләрне  борчыган сорауларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәләп хәл итү мөмкинлеге булыр дип көтелә.  Утырыш сәгать  10.00 дә ТР МДН бинасында узачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана