Югары Ослан мәчетендә 24 ноябрьдә башланган “Вәгазь нигезе һәм имам бурычлары” дин әһелләре квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Укуларны РИУның ислам фәннәре факультеты деканы Рамазан хәзрәт Курамшин алып барды. Курсларда “Коръән өйрәнү” дисциплинасы буенча сораулар да каралды.
Курсны ТР МДН, РИУ, К(П)ФУ оештырды. Укуларны йөргән имамнарга сертификатлар бирелде.