Әлмәттә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте

28 ноябрь 2014 ел 10:26

27 нче ноябрь көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте. Әлеге җыелышта Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наиля Җиһаншина, данлыклы Сәидә Аппакова катнашты.

Чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып башлап җибәрде. Ул мөгаллимәләргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Наиля Җиһаншина абыстайларны үзе җитәкләгән оешманың эше  һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Чарада әлеге җыелышларны даими үткәрү турында карар кабул ителде.

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук җыелышта Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп Наилә Зиатдинова билгеләнде.

Җыелыштан соң Казан кунаклары Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегенә бардылар. Монда  Наилә Җиһаншина, Сәидә Аппакова кызларга нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Әлмәт районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана