Казанда II Республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтте

29 ноябрь 2014 ел 17:17

Бүген Казанда II Республика “Хәләл” продукция ярминкәсе үтте.  Аны ТР МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” Агросәнәгать паркы һәм “Хәләл” милли индустрия ассоциациясе оештырды.

Ярминкәнең эшчәнлеге Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Аны “Хәләл” стандарт Комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Зиһаншин укыды.

Ярминкәнең тантаналы ачылышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Назип Хазипов, “Хәләл” стандарт Комитеты рәисе  Марат Низамов һәм “Казан” Агросәнәгать паркының бүлек җитәкчесе Рифат Нәсыйбуллин катнашты.

Назип Хазипов үзенең чыгышында  “Хәләл” ярминкә оештыруны күркәм традициягә әверелдерү кирәклеге турында әйтте. Бу өлкәдә “Хәләл” стандарт Комитетының әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады.

“Хәләл” стандарт Комитеты рәисе Марат Низамов үз чиратында гади кулланучылар фикеренә һәрвакыт таянып эш йөртүләре турында һәм бу ярминкәне оештырганда да аларның теләкләренә таянып эшләүләре турында сөйләде.

“Хәләл” продукция  ярминкәсендә бу юлы 60 якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлары сатылды. Монардан тыш, кулланучылар кул эшләре һәм төрле сувенир продукция дә ала алды. “Зәкят” хәйрия фонды да әлеге чарада катнашты. Алар сатуга балаларның кул эшләрен тәкъдим итте.

Сатып алучылар ярминкә кысаларында төрле хәләл җитештерүчеләрнең продукцияләрен дегустацияләүдә дә катнашты. Ярминкәгә килүчеләр зур кызыксыну белән дорес туклануга бәйле файдалы лекцияләр тыңлады һәм  “Мин хәләл турында нәрсә беләм?” исемле мини-викторина сорауларына җавап эзләде.

Чара  нәтиҗәләр ясау һәм ярминкәдә катнашкан җитештерүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана