Әлмәттә “Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү- заман таләбе” исемле ата-аналар конференциясе үтте

01 декабрь 2014 ел 11:14

Әлмәттә “Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү- заман таләбе” исемле ата-аналар конференциясе үтте. Аның эшендә ӘМР Башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе, эчке эшләр идарәсе вәкилләре, табиблар һәм ата-аналар катнашты.

Әлмәт башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова район җитәкчесе Мәҗит Салихов исеменнән катнашучыларны сәламләде һәм залдагыларны әниләр көне уңаеннан тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында яшь буынны тәрбияләүгә районыбызда зур игътибар бирелүен ассызыклады.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов баланы тәрбияләү гаиләдән башланырга кирәклеген әйтеп үтте. Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин дә: “Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчендә җитешәләр”, - дип язып калдырган.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, Р.Фәхреддин исемендәге беренче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Мөхамәтҗанова, 47 нче “Энҗе бөртеге ”балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинур Әсфәндиярова, гимназиянең әти-әниләр комитеты әгъзасы Ләйсән Галимова чыгышларында балалар тәрбияләү буенча тәҗрибәләре белән ураклаштылар.

Әлмәт муниципаль районы бала тудыру йортының гаиләләрне планлаштыру бүлеге җитәкчесе Лилия Гуматова яшүсмерләрдә әхлаксызлык күренешләрен булдырмауны кисәтү турында сөйләде.

Әлмәт муниципаль районы эчке эшләр идарәсенең яшьүсмерләр белән эшләү бүлеге житәкчесе Рамил Калимуллин Әлмәт муниципаль районында балигъ булмаган яшьләр арасында хокук бозу күренешләре белән таныштырды. Ул шәхси әйберләр, машина урлау, башка җинаятьләрнең дә яшүсмерләр тарафыннан исерек хәлдә эшләнелүен ассызыклады.

Барлык чыгышларны йомгаклап, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ата-аналарның бала тәрбияләүдә эшли торган хаталарын күрсәтте. Ул бала тәрбияләүдә ананың ролен ассызыклады. “Бай йорт – ул балалы йорт, милләтнең киләчәге – әниләрдә, төп йорт киленнәредә. Киләчәктә дә мондый очрашулар дәвамлы булса иде”, - дип тәмамлады ул чыгышын. 

Конференция резолюция кабул итү һәм  “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана