Мөселман яшьләре арасында үткәрелгән Спартакиада җиңүчеләренә бәйрәм оештырдылар

01 декабрь 2014 ел 12:32

«Зәкят» хәйрия фонды “Рәйхан” кафесында мөселман яшьләре арасында үткәрелгән Спартакиада җиңүчеләренә бәйрәм табыны оештырды.

Спортсменнардан тыш чарада Россия ислам институты проректоры Ибраһим хәзрәт Шайхабзалов, “Хәләл” стандарт Комитета рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Зиһаншин, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары буенча “Нурислам” мәчете имамы Фәнис хәзрәт Зарипов, Мәскәү һәм Киров районнары буенча «Рамазан» мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадинов, Совет районы буенча «Иман нуры» мәчете имамы Нияз хәзрәт Закиров, “Котдус” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов, ТР МДН дәгъват бүлегенең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев катнашты.

Кунаклар спортчыларга үзләренең теләкләрен җиткерде, киләчәктә зур уңышлар теләде. Спортчылар үз чиратында оештыручыларга зур рәхмәт әйттеләр.

Спартакиада нәтиҗәләре:

1 урын - “Котдус” мәчете;

2 урын – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе;

3 урын – Россия ислам институты

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана