Апанай мәчетендә фәнни-гамәли конференция үтте

01 декабрь 2014 ел 12:53

29 ноябрьдә Апанай мәчетендә “Күпмилләтлелек – Россияне саклау һәм үстерү факторы” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге чара  “Иман” ислам мәдәнияты үзәгенең 24нче корылтаена багышланды.

Әлеге конференциядә ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, ТР МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме, Казан шәһәрендәге “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров, “Шамил” мәдрәсәсе җитәкчесе Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенең әгъзалары катнашты.

Конференциядә татарларның милли үзенчәлекләре, шулай ук Россиядә яшәүче башка халыклар турында кызыклы чыгышлар булды. Чара ахырында резолюция кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана