29 ноябрьдә Апанай мәчетендә “Күпмилләтлелек – Россияне саклау һәм үстерү факторы” дигән фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге чара “Иман” ислам мәдәнияты үзәгенең 24нче корылтаена багышланды.
Әлеге конференциядә ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, ТР МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме, Казан шәһәрендәге “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров, “Шамил” мәдрәсәсе җитәкчесе Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенең әгъзалары катнашты.
Конференциядә татарларның милли үзенчәлекләре, шулай ук Россиядә яшәүче башка халыклар турында кызыклы чыгышлар булды. Чара ахырында резолюция кабул ителде.