“Авылым мәчете” фотоконкурсында он-лайн тавыш бирү башланды

01 декабрь 2014 ел 13:04

Азнакай мөхтәсибәтенең http://aznislam.ru/ сайты оештырган “Авылым мәчете” фотоконкурсыда он-лайн тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 1 — 15 декабрь аралыгында узачак. Барлыгы Татарстанның 9 районыннан 12 конкурсант катнаша.

"Безнең максат иң матур фотоны ачыклау, ә мәчетләребез барысы да бик күркәм, иң мөхиме — аларда намаз укыла, барыбызның исәнлеге, илебезнең тынычлыгы өчен дога кылына. Бала туса да, никах укылса да, туганыбызны соңгы юлга озатсак та, мәчетләребезгә киләбез, гыйбадәт кылабыз. Шуны да истә тотыгыз: дөньяның кайсы гына почмагына барсак та мәчеткә кереп намаз укып, тынычланып, күңелләребезне сайландырып чыгарга мөмкин.Шулай итеп, әйдәгез тыныч кына,  бер-беребез арасында дуслыкны саклап тавыш бирик. Бүләкләр һәр катнашучыга да булачак, иншә Аллаһ", - дип яза Азнакай мөхтәсибәте сайты.

Бер фото өчен бары тик бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана