Махачкалада “Җирдә иминлекне һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны”дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессы үтә. Чара кысаларында 1 декабрьдә Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатипов дини лидерлар белән очрашу үткәрдә. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Дагыстан башлыгы үзенең чыгышында Төньяк Кавказ һәм Россиянең башка төбәкләрендәге дини лидерларның җәмгәятьне рухи яктан сәләмәтләндерүдә һәм яшь буында әдәп-әхлак принципларын булдыруда зур эшчәнлек алып барулары турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар каршында Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев чыгыш ясады. Ул Төньяк Кавказ һәм Россия мөфтиләре арасында дустанә мөнәсәбәт урнашу турында әйтте.
“Бу Конгресска бер-беребезне күрү һәм җылы мөнәсәбләргә бәя бирү өчен генә булса да җыелырга була. Баз барыбыз да Аллаһа Тәгаләдән илебезгә тынычлык һәм иминлек сорыйбыз. Аеруча Кырымда тынычлык урнашу турында дога кылабыз,” – дип белдерде.
Дини эшлеклеләр Дагыстан башлыгына Конгресста катнашу мөмкинлеге һәм җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерделәр.