Мөфти Камил хәзрәт Махачкалада

02 декабрь 2014 ел 13:40

Бүген, 2 декабрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Махачкалада үткәрелүче  “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип аталган конференциядә катнаша.

Әлеге дини чара Төньяк Кавказ федераль округы һәм башка төбәк мөфтиләрен, дин белгечләрен җыйды. Алар арасында Татарстан, Кырым, Дагыстан вәкилләре бар. Конференциядә шулай ук Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе  Марсель Сабиров катнашты. 

Камил хәзрәт үзенең чыгышында мөселман өммәте тарыган төрле проблемаларны хәл итү өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп узды. Ул Төньяк Кавказ мөфтиләренең Россия ислам фәннәре академиясен төзү тәкъдимен хуплап, бу эшнең әһәмиятле булуын ассызыклады. Шулай ук мөфти хәзрәтләре бердәм рәвештә Рамазан аен башлану һәм тәмамлануны бер көнгә билгеләү кирәклеге турындагы фикергә кушылуы хакында әйтте.

Татарстан мөфтие Дагыстан дин әһелләренә нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты чыгарган татар дин әһелләре китапларын бүләк итте.  

Конференциядә фикер алышулар тәмамлангач катнашучылар резолюция кабул иттеләр. Әлеге рәсми документта Россиянең традицион конфессияләре динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауда, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, изгелеккә, гаделлеккә чакыруда  зур көч булуы хакында әйтелә.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана