1-10 декабрьдә Россия ислам институтында Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү курслары үтә. Татарстаннан әлеге курсларда Сарман һәм Зәй районы имамнары катнаша.
Ун көнлек курсларда дин әһелләренә ислам хокуклары, агымнары, шулай ук татар иҗтимагый һәм дини фикере тарихына кагылышлы дәресләр укытыла.
Дәресләрне РИИ мөгаллимнәре һәм дөньяви югары уку йортлары белгечләре, республиканың танылган дин әһелләре алып бара.