Чаллыда Коръән күргәзмәсе оештырылды

03 декабрь 2014 ел 15:01

 2 декабрьдә Чаллының шәһәр музеенда гадәти булмаган чара – Коръән басмалары күргәзмәсе ачылды. Анда дин әһелләре, ислам сәнгате белән кызыксынучы балалар, җәмәгать вәкилләре катнашты. Казан Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Габделәхәт кызы Гәрәева тантана барышында Ислам мәдәнияте, Аллаһы Китабы – Коръән турында кыска, әмма бик тә эчтәлекле чыгыш ясады. Нурия ханым хәбәр иткәнчә, күргәзмәгә 651 елны Госман хәлиф әмере буенча китап итеп җыелган беренче Коръәннең факсимеле күчерелмәсе, беренче Казан басмасы күчерелмәсе, сакланып калган кулъязма Коръәннәр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын чагылдырган миниатюралар, шәмаилләр һ.б экспонатлар тупланган. Нурия ханым шуны да искә төшерде: беренче Коръән 1530 елны Венециядә басыла. Рәсәйдә Екатерина II фәрманы белән 1787 елда 20 данәдә дөнья күрә. Аның шул чордан калган бердәнбер экземпляры бүгенге көндә Санкт-Петербургта саклана. 1800 елны Казан, Оренбург мөселманнары үтенече буенча император Павел IСенат карамагындагы Шнора типографиясен Казан гимназиясенә тапшырырга рөхсәт итә.

1803 елны ошбу типографиядә 1500 данәдә Коръәннең Казан басмасы басыла. Хәзер ул бер генә данәдә калган, Казан Университетында саклана. Шул ук типографиядә бер үк вакытта балалар өчен 10 томда Коръән кечкенә форматта да дөнья күрә.. Шулай итеп, татарлар Коръәнне саклап калуга һәм таратуга зур өлеш кертәләр. Казан басмасы укырга уңайлы булуы сәбәпле, башка илләрдә дә киң таралган.

 Тантана барышында Ислам мәдәнияте белән кызыксынучы балалар уен коралларында, шул исәптән курайда милли көйләр башкардылар. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам- хатыйбы Мәлик хәзрәт Ибраһимов динебез турында вәгазь сөйләде, ә “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдин Коръән укыды. Чара бик тә тәэсирле булды. Музей җитәкчеләре әйтүенчә, Коръән уку музей тарихында беренче мәртәбә башкарылган.  Шәһәр мөселманнары өчен зур бүләк булган бу күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшәлячәк.

 Рәсемнәрдә: Нурия ханым чыгыш ясый; Мәлик хәзрәт вәгазь сөйли; Госман хәлифә чорындагы беренче Коръән Китабы күчерелмәсе.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана