Россия мөселман яшьләре берлеге “Талантларны ачу” форумында катнаша. Форум Универсиада авылында 3-4 декабрьдә үткәрелә.
Халыкара форум яшьләр талантын барлаучы белгечләрне, тикшерүчеләрне җыйды. Чара кысаларында “Талантлар белән идарә итү. Төрле заказлар нәтиҗәләре һәм фәлсәфәсе” дигән темага дебатлар оештыру каралган. Аларда Татарстан хөкүмәте, стратегик инициативалар агентлыгы вәкилләре, экспертлар катнаша.
Форумның махсус күчмә утырышы республиканың алдынгы компанияләрендә үтә.
Шулай ук сессия үткәреләчәк һәм Тататарстан талантлары белән идарә итүнең юл картасы төзелә.